news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа элеваторының яңа сезонга әзерлеген бәяләделәр

Предприятиенең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, бөртек сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы, «Ак Барс» холдинг компаниясе вәкилләреннән торган эшче төркем тикшерде.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Байрак»). Буа элеваторының яңа сезонга әзерлеген тикшерделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Предприятиенең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, бөртек сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы, «Ак Барс» холдинг компаниясе вәкилләреннән торган эшче төркем тикшерде.

Министрлыкның азык-төлек базары үсеше бүлеге начальнигы Дмитрий Яшин Буа элеваторының быел да матди-техник базаны яңа сезонга «бишле”лек әзерләвен әйтте.

Ашлыкның куркынычсыз сакланышы ягыннан да бар да тәртиптә. Бөртек сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы лабораториясе мөдире Светлана Бубнова әйтүенчә, складларны газацияләү тиешенчә үткәрелгән. Комиссия әгъзалары хезмәт куючыларга эшләү генә түгел, ял итү өчен тудырылган шартларга, предприятие территориясенең чәчәкләргә күмелеп утыруына, үз теплицаларында өлгереп килүче уңышка да сокландылар, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot