news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы журналистлар һәм блогерларны бәйгегә чакыра

«Минем җирем — Россия» конкурсына авылының уңай үрнәген тасвирлый торган һәм авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, аграрийлар хезмәтенең әһәмиятен арттыруга багышланган проектлар кабул ителә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы журналистлар һәм блогерларны бәйгегә чакыра
Владимир Васильев

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен «Минем җирем — Россия» иҗади конкурсын игълан итте. Бәйгегә телевидениедә, радиода яңгыраган, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта басылып чыккан журналистик проектлар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Проектлар Россия авылының уңай үрнәген тасвирлый торган һәм авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, аграрийлар хезмәтенең әһәмиятен арттыруга, халык традицияләрен, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән, шулай ук кече торак пунктларны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен күрсәтә торган булырга тиеш.

Бер номинация кысаларында авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән кимендә өч мәкалә авторы; массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда паблик хуҗалары чакырыла. Үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала — авыл тормышы темасын яктырткан иң яхшы рәсемнәр масштаблы фотокүргәзмәдә катнашачак.

Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы октябрьдә Мәскәүдә ВДНХда узачак «Алтын көз — 2020» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә булачак, диелә хәбәрдә.

Конкурс номинацияләре, анда катнашу шартлары, конкурс бүләкләре турында http://konkurs.agromedia.ru/ сайтында укыгыз. Конкурс эшләре 2020 елның 1 июленнән 11 сентябренә кадәр кабул ителә. Теркәлү ачык инде — http://konkurs.agromedia.ru/User/Reg/. Катнашуга документларны һәм проектларны agrosmi2020@yandex.ru электрон почта аша җибәрергә кирәк. Катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр 8-800-775-00-84 телефоны буенча бирелә (Россия буенча шалтырату түләүсез).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100