news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чия мул уңыш бирер дип көтелә

Быел аны һава торышының җылы булуына бәйле бал кортлары гына түгел, ә кыштан соң иртә уянган төклетуралар да серкәләндерде

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда чия мул уңыш бирер дип көтелә. Быел аны һава торышының җылы булуына бәйле бал кортлары гына түгел, ә кыштан соң иртә уянган төклетуралар да серкәләндерде. Мондый уникаль очракны галим-аграрийлар да хәтерләми. Моның турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында хәбәр иттеләр.
Слива уңышы шулай ук бик үк начар булмас дип көтелә, ләкин чиягә караганда, бераз азрак. Алмагачларга килгәндә, “ял” итәргә вакыт алганнарын исәпкә алмаганда, аларның күпчелек өлеше шулай ук көчле чәчәк атты.
Галимнәр бәяләве буенча, бүгенге көндә җимешле агачлар һәм куаклыклар яхшы уңыш бирсен өчен туфракта җитәрлек дым бар. Ләкин әгәр дә ике атна дәвамында яңгырлар булмаса, бакчачыларга агачларга, куаклыкларга һәм җиләклекләргә су сибүне оештырырга кирәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot