news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районының Аксу авылында кишер чәчәргә чыктылар

Бу авылда кишерне үзенчәлекле итеп утырталар — авыз белән өрәләр.

Буа районының Аксу авылында кишер чәчәргә чыктылар
https://pixabay.com/

(Буа, 15 апрель, «Татар-информ», «Байрак»). Шушы көннәрдә һава торышы яхшы булгач, Буа районының Аксу авылында кишер чәчәргә чыктылар.

Быел соңардылар. Гадәттә апрель башында ук бакчага чыгалар иде. Җир өлгергән, яхшы, диләр.

Бу авылда кишерне үзенчәлекле итеп утырталар — авыз белән өрәләр. Болай эшләгәндә орлык җиргә тигез төшә, оста өрүчедән соң бик сирәкләргә дә туры килми.


news_right_1
news_right_2
news_bot