Россия терлекчеләре Апас районының Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә стажировка узачак

Тәүге килешү Ленинград өлкәсе агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән төзелде

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Россия терлекчеләре Татарстанның Апас районы Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә стажировка узачак. Тәүге килешү Ленинград өлкәсе агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән төзелде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖнең терлекчелек бүлеге башлыгы Нәҗип Гатауллин хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, әлеге предприятиенең терлекчелек комплексы – югары технологияле. Австралиядән кайтартылган голштинфриз токымлы сыерлар югары продукция бирүчәнлеге белән аерылып тора. Биредә бер сыердан тәүлегенә 25 килограмм сөт савып алалар. Чагыштыру өчен: бу көннәрдә Татарстанда уртача тәүлеклек савым 12,3 килограмм тәшкил итә.
Әмма югары продукция бирүче сыерларны Австралиядән алып кайту зур эшнең башы гына әле. Терлекләрне җирле шартларга җайлаштыру һәм Татарстан шартларында шул ук күләмдә савымга ирешү – зур уңыш. “Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ терлекчеләре моңа ирешкән. Өстәвенә, хуҗалыкта икенче бүлек сыерларыннан 25 килограммнан да артыграк сөт савып алу күздә тотыла.
Татарстан терлекчеләренең уңышын Россия төбәкләрендәге коллегалары да күреп алды. Алар инде күптәннән интенсив сөт терлекчелеге буенча тәҗрибә үзләштерергә килү өчен рөхсәт сорый. Шушы көннәрдә Ленинград өлкәсе хакимияте белән терлекчеләрне “Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖнә стажировка үтәргә җибәрү буенча килешүгә кул куелды. Чиратта – Чуашстан Республикасы һәм Россиянең башка кайбер төбәкләре.
Стажировка узуның тәртибе мондый. Ленинград өлкәсеннән килгән һәр белгеч берничә атнага әлеге хуҗалык белгеченә беркетеләчәк. Мисал өчен, ветеринарны ортопедка беркетәчәкләр.Зоотехниклар алдында сыерларны ашату рационын төзүнең нечкәлекләренә төшенү бурычы тора, ветеринарлар исә терлекләрдә очрый торган авыруларны кисәтүгә игътибар бирәчәк.
Җыеп кына әйткәндә, Ленинград өлкәсеннән килгән белгечләр өйләренә зур тәҗрибә туплап кайтып китәчәк.