Бөтен нәрсәне корылыкка сылтау - дөрес түгел

Арчаның “Ватан” хуҗалыгы базасында чәчүгә сыйфатлы орлыклар әзерләүгә багышланган зона семинары булды

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районының “Ватан” хуҗалыгы базасында чәчүгә сыйфатлы орлыклар әзерләүгә багышланган зона семинары булды. Анда Россия авыл хуҗалыгы үзәге, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТР буенча филиаллары белгечләре, Арча, Балтач, Әтнә, Питрәч районнары авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнар катнашты, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
- Без барыбыз да уңышның яхшы булуын телибез, - диде Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев үзенең кызыклы һәм эчтәлекле чыгышында. - Әмма теләк белән эш еш кына аерыла, моның нәтиҗәләре аянычлы була. Быел кайберәүләргә терлек азыгын кыш буе читтән ташырга туры килде. Республиканың сенаж белән силосны беркайчан да ташып ашатканы юк иде.
Шул ук вакытта, шундый ук шартларда җитәрлек азык әзерләүче хуҗалыклар да бар. Шушы ук “Ватан” хуҗалыгын мисал итеп китерергә була, беркая бармыйлар, технологик таләпләрне төгәл үтәп, матур итеп эшләп яталар. Җитәкчеләр дә, белгечләр дә үз урыннарында.
Узган ел моңа кадәр күрелмәгән көчле корылык булды, туфракта дым бетте, хәтта коеларда су кимеде. Әмма белгечләр бөтен нәрсәне корылыкка сылтауны дөрес түгел дип исәпли. Россия ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский югалтуларның 40 проценты гына корылык нәтиҗәсендә дип белдерә, ә инде калган өлешен кеше факторыннан эзләргә кирәк: туфракны искергән технология буенча эшкәртү, үсемлекләрне саклау чаралары үткәргәндәге ялгышлыклар, үсешне көчәйткеч препаратлар, биологик ашламалар кулланмау һ.б.
Соңгы ун елда һава торышы бик уңай килде. Механизатор, агроном, инженер, җитәкченең ялгышлыкларын яңгырлар төзәтте, ә узган ел алар булмады. Кайбер хуҗалыклар авыл хуҗалыгы культураларын игүдә кулланыла торган технологияләр теләсә нинди һава шартларында да тотрыклы уңыш алуын раслады, ә башкаларга үз гаепләрен корылыкка сылтарга гына калды. Семинарда бу ялгышлыклар җентекләп аңлатылды, иң мөһиме - быел аларны кабатламаска кирәк.
Әлегә кышын карның күп булуы, язның әкренләп килүе куандыра. Туфракта туң катламы бик аз, кар сулары инде 60 сантиметрга кадәр сеңгән. Әмма туфрак җылына башлау белән дым астагы коры туфракка сеңә барачак. Җәй уртасы эссе һәм коры булыр дип фаразлана, 2010 елдагыга караганда йомшаграк булса да, аның тагын да зыянлырак булуы ихтимал, чөнки ул узган елгы корылык тудырган процессларны көчәйтәчәк. Шуңа күрә тиз срокларда дым каплатуга, туфракны сыйфатлы эшкәртүгә, орлыкларны дөрес күмдерүгә юнәлеш тотарга кирәк.
Быелгы язгы кыр эшләре гадәттәгегә караганда күбрәк игътибар бирүне таләп итә. Хәзерге вакытта игенче өчен тискәре факторлар күбрәк. Туфрактагы продуктлы дым запасы җитәрлек түгел (безнең районда көздән 1 метр туфрак катламында 160 миллиметр дым калды, гектардан 30 центнер уңыш алу өчен 350 миллиметр дым кирәк). Уҗым культураларының күпмесе исән чыгачагы әлегә билгеле түгел, зәгыйфьрәк калган мәйданнар шактый. Орлыклар вак, зәгыйфь, көчле шытымнар алу проблемалы. Ягулык–майлау материалларына, ашламаларга бәяләр артуы да кыенлыклар тудыра.
Быел үсемлекләрне саклау мәсьәләсе дә җитди тора. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге үзәгенең ТР буенча филиалы белгечләре читтән орлыклар кайтарганда карантин чүп үләннәр орлыклары да кайту куркынычы барлыгын искәрттеләр. Хәсәншәех авылындагы ындыр табагында орлыкларны агулау, үсемлекләрне саклау чаралары күрсәтелде.