news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган сыерлар иминиятләштерелмәгән булган

Фермадагы дүрт мең баш мал сугымга җибәрелде.

«Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган сыерлар иминиятләштерелмәгән булган
Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган маллар иминиятләштерелмәгән булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов әйтте.

«Хуҗалыктагы бер баш мал да иминиятләштерелмәгән иде», — дип белдерде идарә башлыгы.

Элегрәк «Татар-информ» Арча районындагы «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылу сәбәпле, фермадагы дүрт мең баш малның сугымга җибәреләчәге турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100