news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы фермеры Германиядә стажировка узган

Баулы бүлекчәсе активисты Артак Микаелян Бавариядә мастер-классларда катнашкан.

Баулы фермеры Германиядә стажировка узган
bavly-tat.ru

(Баулы, 14 декабрь, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Баулы фермеры Германиядә стажировка узган. Республика аграр яшьләр берләшмәсенең Баулы бүлекчәсе активисты Артак Микаелян Бавариядә мастер-классларда катнашкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Артак агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында җиңгән бер төркем яшь фермерлар белән чит илгә стажировкага барган.

Аграр яшьләр берләшмәсе Германия белән инде берничә ел хезмәттәшлек итә. Программа бик бай: стажировкага баручылар немец фермерлары оештырган үзенчәлекле мастер-классларда катнаша, тарихи урыннарда була, тәҗрибә ала.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100