news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийларына минераль ашламалар сатып алу өчен 1 млрд сум акча биреләчәк

Бүгенге көндә кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнгән, диде Марат Җәббаров.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийларына 2021 ел уңышы өчен күләмендә өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстан Президенты минераль ашламалар кертү өчен 1 млрд. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турындагы үтенечне хуплады», — диде Җәббаров.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнгән, әмма, әлегә көннәр матур торганда, кукуруз һәм көнбагышны җыю буенча эшне активлаштырырга кирәк.

2021 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга субсидияләр алу өчен аграрийларга агымдагы елда гектарына кимендә 35 кг тәэсир итүче матдә туплавын расларга кирәк. Субсидияләр алу өчен яңа кагыйдәләр белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100