news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай хезмәтчәннәре Казанда ярминкәдә 2,6 миллион сумлык товар саткан

Аксубай районы фермерлары продукциясе 23 сәүдә ноктасында тәкъдим ителгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районы фермерлары узган шимбәдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 2,6 миллион сумлык товар саткан. Бу турыда «Сельская новь» газетасы яза.

Фермерлар, шәхси ярдәмчел хуҗалык вәкилләре, эшмәкәрләр агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе катнашкан. Алар 23 сәүдә ноктасында сату иткән.

Аксубай фермерлары Каазнга азык-төлек товарларының бай ассортиментын алып килгән. Сатуга яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ит һәм сөт продуктлары алып килгәннәр. Шәһәр халкы бер мәйданчыкта кулай бәядән сыйфатлы продукция сатып алды.

12 сентябрьдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр үткәреләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100