Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда шәһәр егетләре көнбагыш суктыра
Суктырып алынган бөртекләр май ясар алдыннан эшкәртелү өчен Зәй элеваторына озатыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Азнакай, 14 октябрь, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Азнакай районы басуларында хезмәтнең әле дә тынып торганы юк. Хәзер көнбагыш та өлгерде. Быел 7 меңгә якын гектарда чәчелгән мәйданның күпчелеге “Азнакай” агрофирмасы биләмәләрнә туры килә. Район буенча уңыш һәр гектардан 22 центнер тәшкил итә, дип яза җирле басма.
Әлеге югары табышлы культура районда моннан 6-7 ел элек игелә башлады. Суктырып алынган бөртекләр май ясар алдыннан эшкәртелү өчен Зәй элеваторына озатыла.
Без барганда Банки Сукаеш авылы басуында 5 “Нью Холланд” комбайны көнбагыш суктыра иде. Штурвал артында – яшьләр, шәһәр егетләре. Айнур Сәлахов ярдәмчесе Илфат Газизов белән соңгы гектарларга керешкән. Айнурга 30 яшь, комбайнда икенче сезон эшли. Илфатка – 19, быел төзелеш техникумын тәмамлаган егетнең уракта беренче тапкыр катнашуы икән.
– Эш ошый. Ардыра әлбәттә, әмма түзәрлек. Акчасын да вакытында түлиләр, ник эшләмәскә?! – ди Илфат.
Күренеп тора – тырыш егетләр. Әңгәмәне дә тимер атларны сүндермичә генә кордылар да, янә эшкә керештеләр. Әйе, озаклап сөйләшер вакыт түгел хәзер: һәр аяз көннән нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз