news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика Авыл яшьләре уеннарының җиңүчеләре билгеле

Беренче урында Саба районы, икенчедә - Мамадыш, өчтә - Актаныш.

Республика Авыл яшьләре уеннарының җиңүчеләре билгеле
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

(Актаныш, 14 сентябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Бүген Актанышта XI Авыл яшьләре көннәрендә 12 төр буенча да җиңүчеләр ачыкланды. Аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүләкләде.

10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта узучы XI республикакүләм Авыл яшьләре көннәре тәмамланды. 12 төр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. 
 
Гомуми баллар буенча беренчелекне Саба районы командасы яулады. Икенче урында - Мамадыш, өчтә - Актаныш командалары.
 
Җиңүче командалар медаль, мактау кәгазе, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Бүләкләрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.
 
Беренче урынга 300 мең, икегә - 200, өчкә 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot