news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда сөт җитештерү узган елгыдан дүрт процентка арткан

Ел башыннан районда 10670 тонна сөт савып алынган.

Баулыда сөт җитештерү узган елгыдан дүрт процентка арткан
bavly-tat.ru
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча, районда сөт һәм ит җитештерү артуы күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү – дүрт процентка арткан, диелә район газетасы хәбәрендә. 
 
Ел башыннан районда 10670 тонна сөт савып алынган, 1072 тонна ит җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү – дүрт процентка, ит җитештерү бер процентка арткан. Ел башыннан мөгезле эре терлек саны 411 башка арткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot