news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бөртекле культуралар барлык мәйданнарның 87 процентында җыеп алынган

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). ТР Премьер-миистры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм алда торган көзге чәчүгә әзерлек хакында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Министр бөртекле культураларны урып-җыю соңгы стадиягә күчүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә бөртеклеләр барлык мәйданнарның 87 процентында яки 1,4 миллион гектарда җыеп алынган. 2,1 миллион тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 15,6 центнер тәшкил итә. Уртача уңыш күләме буенча лидерлар өчлегенә Тукай (гектарыннан 22,5 центнер), Тәтеш (22,1 центнер) һәм Чистай (20 центнер) районнары керә. Иң түбән күрсәткечләр Әлмәт (8 центнер), Югары Ослан (9,9 центнер) һәм Кайбыч (10,7 центнер) районнарында.

Эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуы Сарман, Зәй һәм Нурлат муниципаль районнарына бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен оптималь срокларда төгәлләргә мөмкинлек бирде. Чистай (98 процент), Минзәлә (97 процент) һәм Спас (95 процент) районнарында да урак төгәлләнеп килә.

Марат Җәббаров аномаль һава шартларының пландагы күрсәткечләргә тискәре йогынты ясавын билгеләп үтте. Ул хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, алга таба дым туплау һәм саклау технологияләре кулланыла торган мәйданнарны арттырырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100