news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Хәләл» продукция экспортлауны арттырырга җыеналар

Республика җитештерүчеләре хәләл тавык, күркә, үрдәк итләре, кондитер әйберләрен экспортка чыгара.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2024 елга кадәр «Хәләл» продукция экспортлауны арттырачаклар. Җитештерүчеләргә хәләл ризыклар сатуны 2020 елда көтелә торган йомгаклар белән чагыштырганда кимендә 2 мәртәбә арттыру бурычы куела. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасында җитештерелә торган «Хәләл» продукциянең гомуми күләме 7 млрд сумнан артып китә, бу илледән артык җитештерүче, шул исәптән экспорт юнәлешендә 18 компания, шуларның бишесе «Хәләл» халыкара сертификатына ия.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы тышкы базарларга чыгаруны планлаштыра торган хәләл продукциянең төп төрләре түбәндәгеләр: тавык, күркә, үрдәк итләре, кондитер әйберләре.

«2019-2024 еллар чорына Татарстан Республикасында экспортны үстерү» төбәк программасы кысаларында 2024 елга АПК продукциясен экспортлау күләмен 359,9 млн. АКШ доллары күләменә җиткерергә кирәк, бу 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100