news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының Курса Почмак авылында тавык кыр үрдәге бәбкәләре чыгарган

Тавык кыр үрдәкләрен үстерә.

Арча районының Курса Почмак авылында тавык кыр үрдәге бәбкәләре  чыгарган
http://arskmedia.ru/news/

(Арча, 14 август, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Ильяс Фәттахов). Арча районының Курса Почмак авылында тавык кыр үрдәге йомыркасында утырып, тугыз бәбкә чыгарган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авылда бензин чалгысы белән үлән чапканда чалгы астыннан бер үрдәк чыгып оча, ярый әле чалгы койрыгын гына кыркып кала. Әмма курыккан ана үрдәк ояга башка кайтмый. Ә ояда 9 йомырка кала. Алар суынып яралгылар харап булмасын өчен йомыркаларны утырган тавыкка куялар. Аңа озак утырырга да туры килми, ун көннән тугыз йомыркадан тугыз бәбкә борынлап чыга.

Тик менә бәбкәләргә су кирәк, ә тавык йөзә белми. Авыл кешеләре мәсьәләне тиз хәл итә, күл буенда кошлар гаиләсенә йорт салына, дошманнар һөҗүм итмәсен дип сетка белән әйләндереп алына. Үрдәк бәбкәләренең күлнең ачык өлешенә чыгу юлы да бар. Алар нәни чакта әниләренең канат асларына кереп йоклый. Суда коенып, чумып рәхәтләнә болар, ә тавык яр буеннан күзәтә. Төнлә бергәләп ояда куналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100