news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Көзгә бәрәңге һәм яшелчәләргә бәя тотрыкланыр дип көтәбез

«Пандемия дә, башка сәбәпләр дә бар, көньяк регионнардан яшелчәләр кертү буенча өзеклек барлыкка килде. Бер-ике атна эчендә вазгыять җайланыр дип көтәбез», — диде министр.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Көзгә бәрәңге һәм яшелчәләргә бәя тотрыкланыр дип көтелә.

#ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, шушы чорда складларда бәрәңге һәрвакыт бетеп тора, ике ай көньяк төбәкләрдән кертелә. «Пандемия дә, башка сәбәпләр дә бар, көньяк регионнардан яшелчәләр кертү буенча өзеклек барлыкка килде. Бер-ике атна эчендә вазгыять җайланыр дип көтәбез», — диде.

«Бәрәңге, яшелчәләр кырларда үсә, су сиптерелә, бәрәңге, яшелчәләр уңышын быел да планлаштырылган күләмдә көтәбез. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, хосусый бакчаларда иртә өлгерешле уңышны инде ала башладылар. Көзгә бәяләр тотрыкланыр дип көтәбез, бәрәңге буенча проблема күрмибез», — дип әйтте Марат Җәббаров.

2021 елда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 3,5 мең гектар бәрәңге, 500 гектарга якын кәбестә, 600 гектар кишер, 266 гектар чөгендер утырткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100