news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә сөткә бәя артуын көтмибез

«Узган атнада Хөкүмәт йортында хисап тоттым, сөт үзкыйммәте 3 сумга арткан. Моңа карамастан, базарда сөт бәяләре, былтыргыга караганда, 1 сумнан да кимрәк бәягә артты», — диде министр.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә, сөткә бәя артуы көтелми.

«Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме — федераль, төбәк программалары бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга быел язын Президент ярдәме белән савым башларын саклап калыр өчен 350 млн сум акча бүлеп бирелде. Шушы ярдәм нәтиҗәсендә, сөткә бәя артуын көтмибез», — диде туры эфир барышында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Ул сөтнең үзкыйммәте артуын, моңа читтән терлек азыгы кертү дә тәэсир иткәнен искәртте. «Узган атнада Хөкүмәт йортында хисап тоттым, сөт үзкыйммәте 3 сумга арткан. Моңа карамастан, базарда сөт бәяләре, былтыргыга караганда, 1 сумнан да кимрәк бәягә артты», — диде.

«Бәя үсеше былтыр ел азагында башланды: комбикормаларга да, энергия чыганакларына да бәяләр күтәрелде, запчастьларга да… Күп кенә фермаларда чит ил саву аппаратлары…Җиһазлар кирәк, пандемия аркасында да билгеле бер проблемалар туды», — дип белдерде Марат Җәббаров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100