Әгерҗедә эш башлаучы фермерга грант бирделәр

Грант откан Рөстәм Зәйнуллин бу акчаларга Салагышта терлекчелек юнәлешендә эш башларга, симертүгә үгезләр асрарга планлаштыра.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Лаеш районында узган «Кыр көне — 2020» күргәзмәсе кысаларында эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары буенча грант отучыларга сертификатлар тапшырылды. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Җиңүчеләр арасында Әгерҗенең крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рөстәм Зәйнуллин да бар. Аңа сертификатны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов тапшырды, диелә хәбәрдә.

«Мин грантка КФХ башлыгы һәм „Шөкер“ кооператив хуҗалыгы әгъзасы буларак дәгъва кылдым. Ә грант акчаларына Салагышта терлекчелек юнәлешендә эш башларга, ягъни симертүгә үгезләр асрарга планлаштырам», диде Рөстәм Зәйнуллин.