news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында сабанчылар конкурсы узды

Ярышларда районның 9 авыл хуҗалыгы оешмасыннан барлыгы 10 механизатор катнашты.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Узган атнада Алексеевск районында «Иң яхшы сабанчы» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы чыгыш ясады. «Сез һәркөнне халык иминлеге өчен эшли торган кешеләр. Мин сезгә авыл хуҗалыгы өлкәсендә фидакарь хезмәт итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, муллык һәм бәхет телим», — диде Сергей Демидов.

Ярышларда районның 9 авыл хуҗалыгы оешмасыннан барлыгы 10 механизатор катнашты.

Конкурс барышында катнашучыларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре, тракторларның техник торышы тикшерелде, шулай ук сөрү агрегатына ай саен техник хезмәт күрсәтү һәм аның әзерлеге тикшерелде. Соңыннан конкурсантлар җир сөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, диелә әлеге хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Газинур Мусин җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100