Марат Әхмәтов: “Россия һәм Татарстанда ашлык запасы җитәрлек”

Халыкны икмәк белән тәэмин итү мәсьәләләрендә кыенлыклар килеп туарга тиеш түгел, дип саный министр

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Россия һәм Татарстанда ашлык запасы халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов селектор киңәшмәсе төгәлләнгәннән соң гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә әнә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, борчылырга сәбәп юк. “Без мал-туарга терлек азыгы әзерләүгә бәйле катлаулы хәл хакында сөйлибез. Халыкны икмәк белән тәэмин итү мәсьәләләрендә кыенлыклар килеп туарга тиеш түгел”, - диде Марат Әхмәтов.
Журналистларның авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр артырга мөмкинме дигән соравына ул “терлекчелек продукциясенә берникадәр күтәрелергә мөмкин”, дип җавап бирде һәм Татарстанда тупланган резервлар бәяне хәзерге дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә, дип өстәде.
Шул ук вакытта Марат Әхмәтов терлекләрнең баш саны кимү ихтималы һәм кышкы чорда базарда итнең күбәюенә бәйле рәвештә иткә бәянең кимүе күзәтелергә мөмкинлеген дә истән чыгармады. “Продукциягә бәя арттыру өчен сәбәпләр күрмим”, - дип сүзен йомгаклады ул.