Республика кошчылары күркәләр үстерә

Республика кошчылары күркәләр үстерә

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республиканың кайбер кошчылык хуҗалыкларында күркәләр үстерә башлаганнар. Әлеге эшкә башлангычны Лениногорски кошчылык фабрикасы җитәкчесе Нәкыйп Хәйретдинов салган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татптицепром” ААҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.

Өч ел элек Лениногорски кошчылык фабрикасында финанслар ягыннан хәл мөшкел булган. Йомырка салучы тавыкларның саны 50 мең башка калган. Җирле фермер Нәкыйп Хәйретдинов предприятиегә ярдәм итәргә уйлаган һәм предприятие аның җитештерү структур бүлекчәләренең берсенә әйләнгән. Бүген Лениногорски кошчылык фабрикасы “Хәйретдинов” фермер хуҗалыгына керә.

Предприятиедә акрынлап эшләр җайга салынган. Тавыкларның баш саны 150 меңгә арткан. Кош-кортны ашату өчен азыкны фермер үзе үстерә. Әйтик, быел 140 гектар чәчүлек җирләренә ул яңа культура – уҗым бодае һәм арышы катнашмасы утырткан. Аны эшкәрткәч кош-кортлар өчен сыйфатлы азык барлыкка килә икән.

Тиздән эшмәкәр Воронежның токым хуҗалыкларының берсенә барып, аннан күркәләр алып кайткан. Узган ел ул 30 тонна күркә ите әзерләгән. Хәзер аның хуҗалыгында 15 мең баш күркә бар. Киләчәктә ана кошларның баш саны 5 меңгә җитәчәк. Быел Н.Хәйретдинов күркә йомыркаларын республиканың кошчылык хуҗалыкларына сатарга карар иткән. Моның өчен Воронеждан ул 5 мең данә йомырка алып кайткан. Менә шул йомыркалардан чыккан күркәләр киләчәктә инкубация йомыркалары салачак та инде. Республиканың күп кенә кошчылык хуҗалыклары, әйтик “Юдино” токымлы кошчылык репродукторы аларны сатып алырга ниятли. Бу хуҗалыкта “токымлы” күркәләр үстереп, аларны шәхси хуҗалыкларга сатуны максат итеп куйганнар. Сүз уңаенда, кайбер күркәләрнең авырлыгы 18-20 килограммга җитә, ди М.Алиев.