Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ростсельмаш үз техникасының иң яхшы операторларын җиңел автомобиль белән бүләкли
Бәйгедә катнашучыларның барысы да бүләк алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 30 хуҗалыкка яңа LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре бүләк ителәчәк. Бу турыда. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Ярышларда түбәндәге номинацияләрдә югары эш нәтиҗәләре күрсәтә торган авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашырга мөмкин:
- «Трактор RSM 2000» — культивацияләү, чәчү, дискование, сөрү, туфракны тирәнтен йомшарту — иң яхшы җитештерүчәнлек һәм ягулыкны янга калдыру категорияләрендә;
- «Ашлык җыю комбайннары TORUM, RSM 161, ACROS» — бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю — суктыру категориясендә;
- «Азык җыю комбайннары RSM F» сериясеннән — кукуруз силосын һәм үләннәр әзерләү — әзерләнгән кукуруз һәм үләннәр күләме категориясендә;
Машиналар AGROTRONIC мониторинглау системасы белән җиһазланган булырга тиеш. Программада катнашу өчен 2020 елның 14 апреленнән 30 ноябренә кадәр түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
- Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиле ярдәмендә программада теркәлергә.
- Катнашу өчен категорияне сайларга.
- Эшләр башкарырга, ирешкән күрсәткечләрне белешмәләр җыю формасында тупларга. forma_sbora_dannih.pdf.
- Белешмәләр җыю формасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында имзалатырга.
- Белешмәләрҗыю формасын Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиленә тапшырырга.
- Күрсәткечләр дәрәҗәсеннән чыгып, түбәндәге бүләкләр биреләчәк:
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән катнашучыларга иң зур бүләк 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D бирелә.
Күрсәткечләре бик үк яхшы булмаган катнашучыларга гарантияле бүләк — механизатор өчен җыелма.
Ярыш нәтиҗәләре 2020 елның 15 декабреннән соң игълан ителәчәк. Конкурс шартлары белән тулырак Ростсельмаш сайтында танышырга мөмкин: www.ppr.rostselmash.com.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз