news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Яңа Чишмә районында хуҗалык җитәкчеләре белән язгы чәчү хакында сөйләште

ТР Президенты «Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү базасында төзелгән SGR50 ашлык киптерү комплексын карады.

Миңнеханов Яңа Чишмә районында хуҗалык җитәкчеләре белән язгы чәчү хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторлар белән язгы кыр эшләренең барышы хакында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов республика Президентын чәчү кампаниясенең барышы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, районда быелгы ел уңышына бер гектарга 31,7 килограммга якын минераль ашлама тупланган, 12,4 мең гектар мәйданда – уҗымнар, 10 мең гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.

Яңа Чишмә районы кырларында күпьеллык үләннәр, туңга сөрелгән һәм пар җирләре тырмаланган. Бөртекле культуралар 37,9 мең гектар мәйданда (планның 77 проценты) чәчелгән. Орлыклар белән тәэмин ителеш 8,5 мең тонна, яки 101 процент тәшкил итә.

«Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү базасында ТР Президентына SGR50 ашлык киптерү комплексы хакында сөйләделәр. Яңа җиһаз «Авыл хуҗалыгы производствосын техник һәм технологик яктан яңарту» программасы буенча сатып алынган. Комплекста азык-төлек һәм орлыкка дигән ашлыкны, шулай ук фураж һәм майлы культураларны киптерәчәкләр. Ашлык киптерү комплексының хезмәт итү вакыты – 10 ел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100