Марат Җәббаров Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләре белән танышты

Министр кибеттән чит кешеләрнең дә файдалана алулары, җиләк-җимеш, яшелчә сату мөмкинлекләре булдыру турында да уйларга кушты.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балык Бистәсе районына эш сәфәре белән килде. Аның белән бергә район башлыгы Илдар Таҗетдинов йөрде.Ул районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләре белән танышты. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров алдынгы хуҗалыгы — «Кама-Агро»да булды, аның көзге һәм язгы язгы бодай кырларын карады. Хуҗалыкта туфракны эшкәртү, ашламалар кертү һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчү буенча күп эш башкарылган. Бу хакта предприятие җитәкчесе Раил Бариев сөйләде. 

«Масловский» хуҗалыгы җитәкчесе белән очрашкач, министр игенчелек һәм терлекчелекнең торышы, эшче куллар турында кызыксынды.    

Министр Шестая Речка авылына китте. Бүген анда сатучысыз кибет ачылды. Сатучысыз кибет — «Цифрлы авыл» проекты юнәлешләренең берсе. Кибет бары тик теркәлгән кулланучылар өчен генә автомат рәвешендә ачыла. Кеше кирәкле товарны ала, ә компьютер күзәтүендәге технологияләр ярдәмендә система сатып алучының күпме нәрсә алганын саный. Аннары кешегә сатып алу операциясен тәмамлау өчен СМС-хәбәр килә.   

Министр авыл кешеләренең бу яңалыкка ничек караулары белән кызыксынды. Бүгенгә 25 кеше теркәлгән, товар өчен банк карталары ярдәмендә түлиләр. Әлегә кибеттән җирле халык кына файдалана. Җирле халыкка бу кибет бик ошый.     

Марат Җәббаров кибеттән чит кешеләрнең дә файдалана алулары, җиләк-җимеш, яшелчә сату мөмкинлекләре булдыру турында да уйларга кушты.