news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында шикәр чөгендерен соңгы гектарларда чәчәләр

Пландагы 3,5 мең гектар мәйданның 3,2 мең гектарында шикәр чөгендере чәчелгән.

Тукай районында шикәр чөгендерен  соңгы гектарларда чәчәләр
Александр Эшкинин

(Тукай, 14 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 54 процентка башкарылган. 31,2 мең гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчелгән, дип яза район газетасы.

Пландагы 3,5 мең гектар мәйданның 3,2 мең гектарында шикәр чөгендере чәчелгән. Бу шикәр чөгендерен чәчү тәмамлануга бара дигән сүз. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да чәчү оешкан төстә бара. Бүгенге көндә хуҗалык басуларында борчак, солы, арпа чәчелгән. Шушы көннәрдә бодай чәчүгә керешергә ниятлиләр. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин хәбәр итүенчә, кырда 23 трактор һәм 6 чәчү комплексы эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot