М.Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән очрашты

Авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортларын чәчү һәм 2012 ел уңышы турында сүз барды

  (Казан, 14 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Лаеш районы Олы Кабан бистәсе янындагы тәҗрибә кырында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән очрашты. Анда авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортларын чәчү һәм 2012 ел уңышы турында сүз барды.
Галимнәр белән очрашуда сүз бәрәңге эшкәртү мәсьәләсеннән башланды. Эш шунда ки, соңгы вакытта Белоруссия эшмәкәрләре Татарстанда 1 кг бәрәңгене 2 сумнан сата. Сатып алучылар читтән китерелгән бәрәңгегә өстенлек бирә.
Бу көндәшлектә продукциясе югары сыйфатлы булуы белән аерылып торучылар гына җиңә ала дип саный министр.
Моның белән бәйле рәвештә, М.Әхмәтов галимнәр алдына көндәшлелеккә сәләтле сортларны үстерергә өйрәнү бурычын куйды. Бүгенге көндә республика бәрәңгесе югары сыйфатлы булуы белән аерылып тормый дип саный аграр ведомство башлыгы.
Моннан тыш, 1 гектар мәйданнан 300 центнер икенче икмәк җыеп алынырга тиеш.
Татарстан бәрәңгесенең бәясенә килгәндә, 1 килограммның бәясе 2,5 сумнан артырга тиеш түгел. Шул очракта гына Белоруссиядән Татарстанга бәрәңге кайтару керемле булмаячак.
Галимнәр белән фикер алышканда, корылыкка чыдамлы яңа культуралар үстерү, рапс һәм көзге культураларны иртә чәчү, гомумән алганда, 2012 ел уңышы хакында сүз барды.
“Уңыш яхшы булыр дип көтелә. Үсемлекләр үсеп китте. Быел күпъеллык үләннәрне иртәрәк, Сабантуйга кадәр чабарга туры килер дип уйлыйм. Алдагы елларда алай булмаган иде”, - дип уртаклашты планнары белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.