news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә шәһәрендә яшәүче үзе ясаган техника белән кар чистарта

Рәҗәп Шәрифҗанов хуҗалык өчен төрле файдалы техника җыю белән мавыга.

Минзәлә шәһәрендә яшәүче үзе ясаган техника белән кар чистарта
http://menzela.ru/

(Минзәлә, 14 март, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вәгыйзов,) Минзәлә шәһәрендә яшәүче Рәҗәп Шәрифҗанов үз куллары белән төрле техника ясый. Әлеге шөгыле белән ул берничә ел элек «Ирек мәйданы» газетасы оста куллар арасында үткәргән конкурста призлы урын да яулады.

Туганнары өчен дә хуҗалыкта файдалы техника ясый ул. Ул җыйган машиналар белән сабан сөрергә, арба тагып йөк ташырга, кыш көне ихатаны, йорт кырыйларын кардан чистартырга була. 


news_right_1
news_right_2
news_bot