news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай хезмәтчәннәре казанлыларга авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итте

Аксубай хезмәтчәннәренең сәүдәне оештыру дәрәҗәсенә яхшы бәя бирелде.

Аксубай хезмәтчәннәре казанлыларга авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итте
Район авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан

(Аксубай, 14 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Кичә Казанда һәм кайбер шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча быел беренче ярминкәләр ачылды. Казанның Агросәнәгать паркында узган язгы ярминкәдә Аксубай районы вәкилләре дә катнашты.

Район фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре республика халкына кыр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясен тәкъдим итте. Болар — ит, сөт, сөт продуктлары, май, бал, икмәк-күмәч ризыклары һәм башка бик күп әйберләр. Башкала халкы аларны бик теләп сатып алды.

Ярминкәгә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, агросәнәгать комплексы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре дә килде. Казанлылар өчен китерелгән товарларның ассортименты белән танышканнан соң, алар аксубайлыларга сәүдәне оештыру буенча яхшы бәя бирделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100