Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру семинарына җыелдылар

Семинар ахырында республиканың авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинары узды. Анда биш йөзгә якын кеше катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Эшлекле, файдалы, бик кирәкле сөйләшү, — дип тасвирлады очрашуны Фәрит Мөхәммәтшин. — Республиканың унике районыннан авыл җирлекләре башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, депутатлар белән тулы зал… Авылда яшәүчеләргә ярдәм итәбез һәм итәчәкбез, чөнки алар — Татарстан җирендә яшәүче, һәр халыкның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калучы иң яхшы кешеләр».


Авылда яшьләрнең үз эшләрен башлап җибәрүләре аеруча куанычлы. Семинарда катнашкан 30 яшьлек Илһам Вәлиев, мәсәлән, җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Әтисе белән бергәләп, алар бөтен тирә-юньне һәм шәһәр халкын җир җиләге, кура җиләге белән тәэмин итәләр. «Акча җитәрлек, — дип бәяли үз эшен Түбән Кама районы эшкуары. — Эшебезне тагын да киңәйтергә планлаштырабыз. Ел саен утырту мәйданын якынча ярты гектарга арттырабыз».

Авыл тормышын җанландыру өчен хакимият тә җитди көч куя, акча кертә, әмма ярдәм чаралары «кәгазьдә» калмасын, ә халыкка барып ирешсен өчен, кире элемтә мөһим — кайдадыр законнар базасын төзәтергә, кайдадыр өстәмәләр кертергә кирәк. Пленар өлеш алдыннан Түбән Камада өч түгәрәк өстәл узды: авыл кешеләре үзләрен борчыган сорауларны республика җитәкчелегенә җиткерделәр.

«Бездә авыл ипотека программасы эшли, әмма аны, нигездә, зур шәһәрләрдән һәм район үзәкләреннән ерак түгел йортлар төзү өчен файдаланалар, ә ерактагы авыл җирлекләре читтә кала, — дип хәбәр итте Алексеевск районыннан авыл җирлеге башлыгы Алек Җиһаншин. — Без дифференциацияләнгән процент ставкасын кулланырга тәкъдим итәбез».

«Сорауның куелышы бик дөрес, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Һәр нормаль кеше булачак йорты белән район үзәгенә, мәктәпкә, балалар бакчасына якынаярга тели… һәм берәү дә автобус атнасына бер килүче, әйтик, ерак Ивановка авылына барырга теләми. Бу авылның халкын һәм район үзәге янында яшәүчеләрне ничек тигез шартларга куярга? Катлаулы мәсьәлә».

Семинар ахырында республиканың авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.