news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин сөтне сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный

Дума депутаты фикеренчә, чит илләрдән кергән коры сөт махсус рәвештә үзкыйммәтеннән түбән хакка сатыла.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бер литр сөтнең сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Айрат Хәйруллин сөткә бәя төшүне илнең иң зур проблемасы дип саный. “Беларусьтан безгә субсидияле сөт керде. Ул сөтнең бәясе базар бәясеннән түгел иде. Исәпләп карасаң, ул сөтнең бер литры 11 сум килеп чыга. Мондый бәя белән сатсак, без бер чыгымны да каплый алмыйбыз. Беларусьтан кергән коры сөт безнең базарның өстен аска әйләндерде. Нәрсәләр генә булып бетмәде. Машиналарга һәм башка чыгымнарга акча җитсен өчен, сөтнең бер литры кимендә 25-26 сум булырга тиеш”, - ди Айрат Хәйруллин.

Шулай да Айрат Хәйруллин 11 март көнне узган Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең Бөтенроссия форумы пленар утырышында Россия Президенты чыгышыннан соң канәгать калуын белдерде. Депутат иген үстерү буенча да, авыл хуҗалыгы буенча да сөйләшенгән сүзләрнең нәтиҗәсе булыр дип саный.

Айрат Хәйруллин - Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Сөт җитештерүчеләр берлеге президенты, «Эдельвейс Корпорейшн» һәм «Кызыл Шәрык агрохолдингы» берләшмәләрен оештыручы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100