news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: “Авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә сатып алучыга турыдан-туры чыгарга кирәк”

Депутат фикеренчә, Россия аграр-сәнәгать комплексы кыска вакыт эчендә рентабельле һәм көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкин

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчесе төшенке хәлдә, чөнки аның базар белән турыдан-туры элемтәсе юк, дип билгеләп узды Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татарстаннан депутат Айрат Хәйруллин “Бердәм Россия” партиясенең Дәүләт-патриотик клубы утырышында чыгыш ясап.
Аның сүзләренчә, сәүдә челтәрендә пакеты 43 сум торган сөт өчен авыл хуҗалыгы җитештерүче нибары 13 сум акча ала. “Әлеге суммага ул банк кредитларын түләргә дә, югары энергия тарифларын компенсацияләргә дә тиеш. Ашлык базарында да шул ук хәл күзәтелә”, - ассызыклады А.Хәйруллин.
Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, узган ел рекордлы иген уңышы җыелган, аның бәясе дә шактый арткан. “Әмма авыл хуҗалыгы җитештерүчесе аннан бернинди табыш та алмады, чөнки бәя гыйнвар аенда артты, ул вакытта бөтен ашлыкны алып сатарлар үзләштереп өлгергән иде инде”, - дип ассызыклады ул.
А.Хәйруллин минераль ашламаларга да бәянең өч тапкыр диярлек кыйммәтләнгәнен билгеләп үтте. “Бүгенге көндә бер тонна ашлык үзкыйммәтенең 62 процентын әлеге ашламалар бәясе тәшкил итә”, - дип аңлатты депутат.
Аның сүзләренчә, Россиянең аграр-сәнәгать комплексы, дәүләт анда актив катнашкан очракта гына, рентабельле һәм көндәшлеккә сәләтле булачак. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сатып алучыга турыдан-туры чыгу мөмкинлеген тәэмин итү зарур. Әлеге тәкъдим илнең азык-төлек иминлеге Доктринасында чагылыш табар дип ышанам”, - дип нәтиҗә ясады ул.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100