Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Татарстан авыл хуҗалыгы корылыкны кичерә алырлык хәлдә
Быелгы корылык чыгымнарын кайтару өчен аграрийларга тагын ике ел көтәргә туры киләчәк, дип фаразлый ул.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Быелгы җәйнең һава шартлары 2010 елныкы белән охшаш иде. Ул вакытта да игенчеләр корылыктан зыян күрде. Әмма 11 ел элек алынган сынаулар буенча кабул ителгән чаралар республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә корылык чорын шактый йомшак узарга мөмкинлек бирде.
«2010 елгы сынаулар буенча эшчәнлекнең төрле юнәлешләре — технологик һәм оештыру, фәнни яктан, авыл хуҗалыгын үстерү буенча да чаралар күрелде. Бу корылык чорын шактый йомшаграк узарга мөмкинлек бирде. Авырлыкларга карамастан, республика шулай да 2,5 млн тонна ашлык җыеп алды. Татарстан техник культуралар, азык белән тәэмин ителгән, халыкка да, җитештерү терлекчелегенә дә зыян килмәячәк», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
Әмма Марат Әхмәтов икътисадның җитди зыян күрәчәгенә игътибар итте. Узган ел белән чагыштырганда, шул ук чыгымнар белән игенчеләр 45-48 млрд сумлык продукцияне алмады.
«Бу безнең товар җитештерүчеләребезнең запасына җитди һөҗүм, әмма Татарстан авыл хуҗалыгы аны кичерә ала. Ә эшчәнлекнең үсеше, яңаруы, инновацион юнәлеше шактый акрын булачак. Бәлки, кайбер үсеш проектлары, бигрәк тә терлекчелек, техник яңарту проектлары тукталыр», — диде Марат Әхмәтов.
Быелгы корылык чыгымнарын кайтару өчен аграрийларга тагын ике ел көтәргә туры киләчәк, дип фаразлый ул.
«Бары тик шуннан соң гына соңгы елларда булган үсеш динамикасына кире кайтырга мөмкин», — Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз