news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде

Иң яхшы бәрәңге уңышы - Балтач районында.

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң яхшы бәрәңге уңышы - Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды.

Татарстанда шулай ук ашлык кукурузы 10,3 мең гектардан (фаразга карата 23%) 57,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 88,7 мең гектардан (74%) 149,5 мең тонна җыеп алынган.

Шикәр чөгендерен җыю белән 11 район шөгыльләнә. Аны алуны Апас, Зәй һәм Бөгелмә районнары төгәлләделәр. Финиш сызыгында - Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары.

Республикада рапс җыю да дәвам итә. Бүгенге көнгә 29 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 150029,2 тонна җыелган. Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнары аны җыюны төгәлләп киләләр.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфрак эшкәртү 1653,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 92% тәшкил итә, шул исәптән тирәнтен сөрү — 838 мең га.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100