news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вәкилләре «Яшь фермер» интеллектуаль уенының финалына чыкты

Саба районы командасы сарымсак үстерү буенча бизнес-план тәкъдим иттеләр.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). «Яшь фермер» интеллектуаль уенының финалистлары арасында Саба районыннан Милена Салихова командасы да бар. Алар жюрига «Ирекле тема» номинациясендә сарымсак үстерү буенча бизнес-план тәкъдим иттеләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Яшь фермер» интеллектуаль уенын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән «Россия авыл яшьләре берлеге» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Конкурсның максаты — яшь аграрийларның инициативасына, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерүгә һәм командада эшләргә өйрәнүгә ярдәм итү.

Финалистлар арасында — бөтен Россиядән югары уку йортларыннан, мәктәпләрдән һәм урта махсус уку йортларыннан 18 команда бар. Алар өчен ВКонтакте социаль челтәренең «Россия авыл яшьләре берлеге» төркемендә тавыш бирергә мөмкин. 

Финалистлар әлеге конкурс өчен өстәмә приз отарга мөмкин. Тавыш бирү 14 октябрьдә 11:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

Бизнес-уенда җиңүчеләр 2021 елда халыкара финалда катнашачак. Алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә һәм катнашучы илләргә — Россиягә, Кыргызстан Республикасына, Казахстан Республикасына, Әрмәнстан Республикасына, Беларусь Республикасына һ.б. илләргә стажировкага чакырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100