Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада кышка керергә әзерләнәләр
Кар җыю техникалары инде бүгеннән үк эшкә керешә ала
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камадагы кар җыю техникаларын махсус комиссия әгъзалары тикшерде, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Тикшерү барышында зур кисәтүләр ясалмады. Ачыкланган вак төгәлсезлекләрне бетерү өчен коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә өстәмә вакыт бирделәр.
Быелгы кыш чорында Түбән Кама юлларын барлыгы 77 берәмлек махсус техника кардан арындырачак. Бу күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, ике данәгә артыграк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз