news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды

«Кайтам» проекты яшь аграрийларга тәҗрибә бирү, аларның ихтыяҗларын белү һәм аларга перспективалар турында сөйләү мөмкинлеге булдыру өчен оештырыла.

Татарстанда «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш районында «Звездный» укыту һәм савыктыру үзәге базасында «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды.

Чарада аграр юнәлеш буенча белем алучы 150 студент катнаша, аларның 70е — Россиянең 35 төбәгеннән, 80е — Татарстаннан. 600 катнашучы «Авыл  көче» кушымтасы аша онлайн тоташтырылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ачылу «Кайтам: дипломнан алып хезмәт хакына кадәр» темасына түгәрәк өстәл форматында узды. Очрашуда эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм яшь аграрчылар өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.

«Тармакка әзер, тәҗрибәле белгечләр кирәк. „Кайтам“ проекты — яшь аграрийларга тәҗрибә бирү, аларның ихтыяҗларын белү һәм аларга перспективалар турында сөйләү мөмкинлеге. Бездә югары уку йортларын  яки урта һөнәри уку йортларын укып чыгучы яшь белгечләргә-аграрийларга бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие каралган. Шулай ук яшь аграрийга, эштән тыш, торак мәсьәләсенең дә мөһим булуын аңлыйбыз. Шуңа күрә Республикада торак шартларын яхшырту буенча программалар да эшли», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр Марат Җәббаров.

«Кайтам» форумы — ул шул исемдәге проект офисы үрнәкләренең берсе, аның кысаларында моңа кадәр дә уңышлы яшь ватандашлар белән интервьюлар циклы чыгарылган иде. Безнең бурыч — яшьләр белән бергә мөмкинлекләр булдыру, алар белән бергә бүген булырга тиешле мохитне алар белән бергә программалаштыру», — ди Татарстан яшьләр эшләре  министры Тимур Сөләйманов.

Форум йомгаклары буенча яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшчәнлек алып баруга яраштыру буенча методик материаллар җыентыгы басылачак, аны АПК өлкәсендәге теләсә нинди предприятие, бизнес-оешма һәм уку йорты үзенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен куллана алачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100