news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылда хезмәт хакын күтәрергә кирәк – Айрат Хәйруллин

Спас районы Полянка авыл җирлегендә Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында җыен булды.

 (Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Бу фикер Спас районы Полянка авыл җирлегендә узган авыл җыенында 6 айда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, диелә районның "Яңа тормыш" газетасында. 

Анда күп нәрсә крестьян хезмәтенә бәйле дигән фикер кат-кат яңгырады дип яза газета. 

Җыенда Полянка халкыннан тыш якын-тирә авылларда яшәүчеләр, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Марат Бариев, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстандагы территориаль идарә җитәкчесе Гөлнара Сергеева, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка җаваплы кешеләр катнашты.

Җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина хисап докладында авыл хуҗалыгы производствосын һәм икътисадны үстерүгә аерым игътибар бирелде. Шунысын әйтергә кирәк: акрынлап булса да, авылда халык саны арта бара, якын киләчәктә тагын 20 кешегә артырга тиеш. Соңгы елларда 5 йорт төзелгән, электр линияләре алыштырылган, урамнарны яктырту мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, халыкның ялын оештыру кебек мәсьәләләргә дә даими игътибар бирелә. Җирлеккә керүчеләр үзешчән сәнгатьтә, республика күләмендә уздырыла торган конкурсларда, төрле бәйрәмнәрдә, авыл көннәрендә актив катнашалар. Спорт мәйданчыгы беркайчан буш тормый, кышларын исә район һәм җирле Совет депутаты Юрий Семушкин тырышлыгы белән тимераякта шуу, хоккей уйнау өчен каток ясыйлар.

Үзара салым буенча җыелган акча Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл кешеләре хөрмәтенә Дан обелискы төзү, авыллардагы зиратларны тотып алу һәм башка ашыгыч ихтыяҗлар өчен тотылган. Җирлекнең борчыган проблемалары да юк түгел. Мәсәлән, кәрәзле элемтә начар эшли, юлларны ремонтларга кирәк. Бу мәсьәләләр контрольга алынган, аларны хәл итү юлларын эзлиләр.

Үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев райондагы социаль- икътисади хәл турында сөйләде. Соңгы елларда бездә уңай үзгәрешләр күп булды, торак йортлар, юллар, спорт объектлары төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм башка объектларга ремонт ясала, диде. Җәйнең коры һәм кызу килүенә карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бөртеклеләрдән әйбәт уңыш җыеп алдылар. Кайбер басуларда бөртекле культуралар гектарыннан 60 центнерга кадәр чыкты. Терлекчелек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсә. Болгарга килүче туристлар саны арта, биредәге инфраструктура камилләшә бара. Хәзерге вакытта дөнья таләпләренә җавап бирерлек кунакханә комплексы, Болгар ислам академиясе төзелә. Биредә яңа эш урыннары булдырылачак. Кече һәм урта бизнес үсә. Район башлыгы аеруча республиканың 2030 елга кадәрге стратегик үсешенә, республика һәм федераль үзәк ярдәмендә тормышка ашырыла торган социаль программаларга тукталды.

Татарстандагы һәм Россиядәге икътисади хәлләр турында сөйләп, Айрат Хәйруллин: “Россия көчле дәүләтләрнең берсе, үз вакытында Советлар Союзы да куәтле дәүләтләрнең берсе иде. Әлбәттә, бу күпләргә ошамый, безнең икътисадны, дәүләтебезне физик яктан да, мораль яктан да какшату өчен программалар эшлиләр. Ләкин алар барып чыкмаячак”, – диде. Ул хәлләрне яхшырту буенча күрелә торган чараларга тукталды, авыл хуҗалыгын үстерүгә аеруча әһәмият бирде, чөнки күп еллардан бирле ул үзе шушы тармакта эшли, хәзерге вакытта - аграр мәсьәләләр буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары. Шулай ук күп кенә мисаллар китереп, импортны алыштыру, инвестицияләр кертү турында да сүз алып барды.

“Авылда хезмәт хакын күтәрергә кирәк, авыл кешесенең хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш. Шул вакытта яшьләр дә авылда калыр, демографик хәл һәм ил тормышы яхшы якка үзгәрер. Безнең тормышта күп нәрсә авыл хуҗалыгына, үсемлекчелек һәм терлекчелеккә нык бәйле”, - диде депутат Хәйруллин.

Марат Бариев исә спорт һәм яшьләр сәясәтендә дәүләт кабул итә торган чаралар турында сөйләде, алар яңа объектлар һәм торак төзүгә кагыла.

Авыл халкы биргән сораулар җиргә салым, аны арендага бирү мәсьәләләре, Интернетның эшен яхшырту проблемасы турында иде. Кунаклар барлык сорауларга тулы җавап биреп, кайберләрен аерым контрольга алдылар.

Җыеннан соң Авыл мәдәният йортында Куралово үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100