news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка кырларны кеше катнашыннан башка эшкәртә торган җайланма тәкъдим иттеләр

ТР Президенты «Казансельмаш» ҖЧҖ коллективы белән очрашты.

Миңнехановка кырларны кеше катнашыннан башка эшкәртә торган җайланма тәкъдим иттеләр
https://tatarstan.ru

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановк Биектау районына сәфәре барышында туфракка ашлама кертә торган яңа җайланмаларны карады. Яңа техниканы куллану аграрийларга кырларны эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга – җитештерүчәнлекне арттырырга һәм кыйммәтле препаратларны янга калдырырга мөмкинлек биргән. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «Казансельмаш» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән аралашканда җитештерүнең ничек үсеш кичерүен үз күзләре белән күрү өчен республиканың сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә даими булуын билгеләп үтте.

ТР Президенты коллективка профессиональлеге һәм эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде. «Эшче һөнәрләренә, үз эшенең осталарына ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Кешеләргә яхшы хезмәт хакы түләргә дә, аларны социаль гарантияләр белән дә тәэмин итәргә кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук узган гасырның туксанынчы елларында Биектау районын җитәкләве һәм хезмәт коллективлары белән дә, муниципалитетның потенциалы белән дә яхшы таныш булуы хакында сөйләде.

«Казансельмаш» – ашлама сиптерә торган җайланмалар җитештерү буенча Россиядә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Бүгенге көндә предприятиедә 140 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 52,3 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100