Авыл хуҗалыгы министрлыгында чит илгә хәләл продукция чыгару мөмкинлеген сөйләделәр

Республикада авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә чит илдә сатып алучыларны табарга һәм халыкара сертификация үтәргә ярдәм итәләр.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәләл продукцияне чит илгә чыгару мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның агросәнәгать комплексы товарларын чит илгә чыгару мәсьәләләренә зур игътибар бирүен һәм хәләл продукция җитештерүне арттыру буенча бурычлар куюын әйтте.

«Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча хәләл продукция экспортын үстерүдә актив эш алып барыла. Без товар җитештерүчеләргә чит илдә сатып алучыларны табарга, халыкара сертификация үтәргә ярдәм итәбез, экспорт буенча дәүләт ярдәме чаралары турында консультацияләр уздырабыз», — диде Залаков.

Хәләл продукция экспорты проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, республикада мондый продуктларны җитештерүгә бик күп предприятиеләрнең аккредитацияләре бар, дип өстәде. Алар, аерым алганда, кош ите, мөгезле эре терлек, ярымфабрикатлар, ит деликатеслары, кондитер әйберләре җитештерү белән шөгыльләнәләр, шулай ук бал, минераль су, тавык йомыркасы саталар һәм үз продукцияләрен Россия базарында һәм чит илләрдә сата алалар.

«Хәзер Татарстанның хәләл продукция җитештерүчеләре Фарсы култыгы, Төркия, Кытай һәм БДБ илләре базарларына чыга», - дип искәртте Гайнуллов.

Татарстан җитештерүчеләре «Хәләл» продукциясен чит илгә чыгаруда ярдәм итү чаралары буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында консультация ала алалар.