news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда терлек азыгы әзерләү график нигезендә алып барыла

Татарстанда терлек азыгы әзерләү график нигезендә алып барыла

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алдагы кышка 25900 тонна печән һәм 80400 тонна сенаж әзерләнгән. Узган елда исә әлеге датага 22800 тонна печән һәм 33300 тонна сенаж әзерләнгән иде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Буа (2396 тонна) һәм Аксубай (2800 тонна) районнарында печән әзерләү кызу темпларда бара. Сенажны траншеяга салу Яшел Үзән (биредә алдагы кышка 16300 тонна сусыл азык әзерләнгән), Югары Ослан (9500 тонна), Әлки (9000), Тукай (5500) һәм Сарман (5000 тонна) районнарында оешкан төстә алып барыла. Терлек азыгының башка төрләренә килгәндә (үлән оны һәм башкалар), ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре аларны әзерләүгә әле яңа кереште.

news_right_1
news_right_2
news_bot