^Республика терлекчеләре сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыра

^Республика терлекчеләре сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыра

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә республика терлекчеләре көн саен һәр сыердан 12,3 килограмм сөт савып ала, узган ел бу күрсәткеч 11,5 килограмм булган дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Бигрәк тә Биектау районы фермалары терлекчеләренең эшләре уңышлы бара, анда һәр сыердан бер тәүлектә 18,7 килограмм сөт савалар, Балтачта - 17,6, Яшел Үзәндә - 17,4, Әлкидә - 16,6. Шулай да яшел азык мул булуга карамастан, кайбер район терлекчеләре яхшы нәтиҗәләр белән куандыра алмый. Шулай итеп, бу көннәрдә Балык Бистәсе районында бер тәүлектә бер сыердан 8,9 килограмм, Сарманда 9,5 килограмм, Әгерҗедә 10,1 килограмм, Лениногорски 10,2 килограмм сөт савып ала.