Яшел Үзән районы фермеры Татарстан хуҗалыклары арасында беренче урынны алды

Дания Җиһаншина диплом һәм 100 мең сум акча алды.

(Яшел Үзән, 13 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авыл җирлегенең крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Дания Җиһаншина Татарстан буенча фермер хуҗалыклары арасында беренче урынны алды.

Җиңүче дипломы һәм приз — 100 мең сум акчаны аңа Кама Тамагында узган авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона семинарында тапшырдылар.