news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда рапс чәчү эшләре дәвам итә

Бүгенге көндә 24,6 мең гектар мәйданда чәчү эшләре тәмамланган, бу фаразланган күрсәткечләрнең 20 процентын тәшкил итә

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Республикада бүгенге көндә 24,6 мең гектар мәйданда чәчү эшләре тәмамланган, ул фаразланган күрсәткечләрнең 20 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Сарман районы игенчеләре 3830 гектарга рапс чәчкән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 60 проценты дигән сүз. Яңа Чишмә районында 3 мең гектарга рапс чәчелгән (71 процент). Арча районында бу культура 2020 гектар (40) мәйданны били. Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән һәм Теләче районнары аграрийлары бу авыл хуҗалыгы культурасын чәчү эшләрен уңышлы алып бара.


news_right_1
news_right_2
news_bot