news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эшләр тәкъдим итә

Җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисади активлык кимү аркасында, шәһәр халкын эш белән тәэмин итү ихтыяҗы барлыкка килә.

Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эшләр тәкъдим итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булдыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авылга җәйге эшкә — 2020» чакыру игълан ителде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гариза бирү өчен сылтама буенча узарга һәм форманы тутырырга кирәк. «Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйлар һәм вакансия сайларга булышалар.

Бүгенгә 200дән артык оешмадан төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары белән 400ләп вакансия бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 айдан 6 айга кадәр срокка эшкә аларга әзерләр. Кирәкле белгечләр арасында агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, ә пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эштә эшләүчеләр, көтүчеләр, эшчеләргә ярдәм итүчеләр һ.б.лар бар.

Мәсәлән, май ахырыннан башлап, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарында «Җиләкле алан» хуҗалыгында җиләк җыярга һәм үсемлекләрне карау эшәрен башкарырга мөмкин, аларда яшәү өчен тулай торактан түләүсез урын бирәләр, сезонлык хезмәт хакы айга 40 мең сум чамасы. Барысы 110 кеше кирәк.

Нурлат районында да яхшы хезмәт хакы белән терлекчелек фермасында эш тәкъдим итәләр, шулай ук яшәү өчен торак урыны бирелә, хезмәткәр өчен предприятиенең үз кунакханәсе бар. Махсус белем һәм күнекмәләр таләп ителми торган вакансияләр, шулай ук студентлар өчен дә, барлык районнарда диярлек бар.

Мәсәлән, Казан рестораннарының берсе үз белгечләрен карантин вакытына Татарстанның Биектау районындагы фермер комплексына урнаштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100