news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин муниципалитетларда фермерлыкны үстерү буенча вазгыятьне өйрәнергә кушты

Парламент җитәкчесе муниципалитетлар җитәкчеләрен республика программаларында һәм илкүләм проектларда актив катнашырга өндәде.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Муниципалитетларда фермер хуҗалыкларын үстерү эшләренә анализ ясарга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында узган зона семинар-киңәшмәсендә сөйләде. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авылдашларга ярдәм итү өчен, башлыклар тагын нәрсә эшләргә мөмкин? Резервлар табарга һәм алардан файдаланырга, күршеләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, республикада 50 социаль программа эшли, илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Парламент җитәкчесе муниципалитетлар башлыкларын аларда актив катнашырга өндәде. «Авыл территорияләрен үстерү өчен ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрдән активрак файдаланырга кирәк», — дип сөйләде парламент җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, республика программалары һәм илкүләм проектлар «авылларның йөзен үзгәртә, тормыш сыйфатын яхшырта». «Үз муниципалитетыңның бер генә грант та алмаганын, гариза язмавын белеп, эшкә ничек тыныч йөрергә була?» — дип өстәде ул.

Авылда эшкуарларга ярдәм итүгә бүлеп бирелгән акчалар ел саен арта, хуҗалыкларда, авыл хуҗалыгында, терлекчелектә, үсемлекчелектә җитештерелгән продукция күләме арта, диде Дәүләт Советы Рәисе.

«Республикада фермер хәрәкәте белән эшләү системалы рәвеш ала, ә бу авыл хуҗалыгы секторын үстерүнең яңа мөмкинлекләрен бирә. Авылга без һәрвакыт ярдәм күрсәттек һәм ярдәм итәчәкбез», — диде ул.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән узган елдан башлап бөтен ил буйлап илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Бизнес өчен, шул исәптән авыл инфраструктурасын үстерүгә «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты юнәлтелгән. Илкүләм проектның гомуми бюджеты 2024 елга кадәр 481,5 млрд сум тәшкил итәчәк, шуларның 416,2 се федераль бюджеттан биреләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100