news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ун айда азык-төлек продуктлары җитештерү 14,6 процентка артты

Наил Залаков Татарстанда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате базарындагы вазгыять турында сөйләде.

Татарстанда ун айда азык-төлек продуктлары җитештерү 14,6 процентка артты
«Татар-информ» архивы

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Быелның ун аенда Татарстанда азык-төлек продуктлары җитештерү 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,6 процентка арткан. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Министр урынбасары сүзләренчә, республика Татарстанда яшәүчеләрне төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1 меңнән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе исәпләнә.

Чистартылмаган үсемлек мае буенча иң зур үсеш 138 процент тәшкил иткән, эшкәртелгән сыек сөт, шул исәптән балалар туклануы өчен сөт — 130 процент, шикәр комы — 120 процент, озак саклана торган икмәк-күмәч эшләнмәләре — 112 процент, ак май — 111 процент. Бүгенге көнгә бер тәүлеккә 3,2 мең тонна сөт эшкәртелә яисә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитештергән сөтнең 90 процентын тәшкил итә.

Наил Залаков Казан, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш сөт комбинатларының эшен билгеләп үтте. Алар булган куәтләрне яңартып, яңаларын гамәлгә кертә.

Республика буенча 2,2 млн тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңдырышлылык гектардан 441 центнер тәшкил иткән. Шикәр заводларына 1,7 млн тоннадан артык чөгендер китерелгән. Яңа уңыштан 235 мең тонна шикәр җитештерелгән. Ел ахырына кадәр 300 мең тонна шикәр җитештерү планлаштырыла.

Икмәк-күмәч продукциясе җитештерү өлешендә Казанда, Чаллыда, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск, Тукай Буа һәм Саба районнары предприятиеләре актив модернизацияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot