news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарын арттырачаклар

Ел башыннан республика территориясендә шикәр комы ике тапкырга диярлек арткан.

Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарын арттырачаклар
«Татар-информ» архивы

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, шикәр бәясен тотрыклы итү өчен татлы тамыразыкның чәчү мәйданнарын арттырачаклар. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Докладчы шикәр бәяләре үзгәрү тарихына игътибар итте. Аерым алганда, 2015 елда күпләп сату-җибәрү бәясе бер килограмм өчен 47 сум тәшкил иткән, ә ваклап сатуда - 50,6 сум, ләкин 2019 елда күпләп сату-җибәрү бәяләре 20 сумга кадәр кимеде.

Шуның аркасында шикәргә бәяләр үсеше быел бик сизелә. Күпләп сату-җибәрү бәяләре килограммына 44 сумга кадәр җиткән. Хәзер бәяләр кимү күзәтелә, хәзерге вакытта шикәр комы гыйнвар аена караганда 89,8 процентка кыйммәтрәк.

«Сүз дә юк, шикәр бәясенең мондый тотрыксызлыгы сатып алучыларны гына түгел, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрендә дә канәгатьсезлек тудыра. Кичә без шикәр җитештерүче барлык төбәкләр белән киңәшмәдә катнаштык, анда мондый вазгыятьне булдырмас өчен Россиядәге барлык чәчү мәйданнарын тикшерү карары кабул ителде", - дип аңлатты министрның беренче урынбасары.

«Республикада шикәр кытлыгын булдырмас өчен 2021 елда чәчү мәйданнарын 54 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз», - диде Наил Залаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100