news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау узган ел дәрәҗәсенннән алда бара

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау узган ел дәрәҗәсенннән алда бара

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Республика районнарында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен 880 пункт һәм 1101 звено булдырылган. Трактор, терлек азыгы һәм ашлык җыючы комбайннарны төзекләндерү белән 3649 слесарь шөгыльләнә. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм электрлаштыру бүлегендә хәбәр иттеләр.

Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тизлеге узган ел дәрәҗәсеннән узып киткән. Әйтик, узган ел 12 декабрьгә республика буенча тулаем алганда, тракторлар 54 процент төзәтелгән, ә быел әлеге күрсәткеч – 57 процент тәшкил итә, ашлык җыю комбайннары эшкә 25 процент әзер булса, хәзер әлеге сан – 31 процент. Терлек азыгы җыю комбайннарын ремонтлау да 2005 ел күрсәткечләрен узып китә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы машиналарын яңарту буенча Кукмара, Теләче, Яшел Үзән, Саба, Арча, Әлмәт, Буа, Баулы районнары бригалары алда бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot