news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Төркиягә май, Иранга арпа, Белоруссиягә карабодай ярмасы экспортлый

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 227 млн доллар тәшкил итә,

Татарстан Төркиягә май, Иранга арпа, Белоруссиягә карабодай ярмасы экспортлый
Владимир Васильев

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 227 млн доллар тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 76,3 млн долларга күбрәк. Республика Төркиягә май, Иранга арпа, Белоруссиягә карабодай ярмасы җибәрә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Экспортлау структурасында май продукциясе иң зур өлешне (70 процент чамасы) алып тора, ул Төркия, Мисыр, Алжир, БДБ һәм Балтыйк буе илләренә җибәрелә.

Арпа Казахстанга, Иранга, Азәрбайҗанга җибәрелде, шепкән (рыжик) — Белоруссиягә, горчица Монголия, Польша, Германия һәм Чехиягә экспортланды. Ашлык эшләнмәләре һәм азык катнашмалары — Чехиягә, Польшага, Грециягә, Литва һәм Латвиягә. Карабодай ярмасы Белоруссиягә, Казахстанга, Грузиягә һәм Әрмәнстанга җибәрелде. Продукция тимер юл, су һәм автомобиль транспорты белән экспортланды.

Төяп җибәрелгән барлык продукция «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге» (Россельхознадзор) карамагындагы «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУда экспортлана торган илләрнең таләпләренә туры килү-килмәүгә лаборатор экспертизалар узды, пробалар алынды. Карантин объектлары ачыкланмады. Партия продукцияләренең туры килмәве турында нотификацияләр булмады.

Чит илгә ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларын чыгарганда «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан 2020 ел башыннан 182 мең тонна продукция тикшерелгән: 104 мең тонна бөртекле, кузаклы, майлы һәм техник культуралар һәм 78 мең тонна ашлык эшләнмәләре продуктлары, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм башка карантин продукциясе, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100